Икмәккә – мәңгелек хөрмәт (0+)

7 октябрь көнне 14 нче санлы китапханәдә яшь китап сөючеләр өчен «Ипи-тозлы көз» дигән иртә узды.

Утренник
IMG-20211007-WA0027
20211007_110234
IMG-20211007-WA0032

Чара башыннан ук балаларны ерак үткәннәргә алып кереп китте. Алар китапханәченең икмәк тарихы турындагы мавыктыргыч чыгышын игътибар белән тыңлады. Борынгы кешеләрнең чи орлыклар ашавы, соңрак аннан он ясарга өйрәнүләре, ботка һәм көлчә пешерүләре турында белделәр. Ә икмәккә 15 мең ел икән инде! Алга таба китапханәче кешеләрнең һәр заманда ипигә сакчыл мөнәсәбәте, бу мәхәббәтне буыннан-буынга тапшыра килүләре турында бәян итте. Алексей Мусатовның «Как хлеб на стол пришёл» китабыннан өзекләр укылды, икмәк турында табышмаклар, мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. «Ипи валчыгы» викторинасы балаларга икмәкнең җир могҗизасы дип аталуының сәбәбенә төшенергә ярдәм итте.
Бәйрәм азагында һәр бала күмәч кисәге сындырып алды, аны авыз итеп, барысы да дөньяда аннан да тәмле нәрсә юклыгына инанды. Чөнки алар хәзер өстәлебез түрендә икмәк торсын өчен никадәр тырышлык, хезмәт куярга икәнлеген белә. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: